Үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, патриотик тәрбия бирүче структуралар эшчәнлеген координацияләү максатыннан, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
«Арча муниципаль районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет төзү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 22 гыйнварындагы 33 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет составын кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.
Арча муниципаль районы Башкарма
комитеты җитәкчесе Р.Р. Мөхәрәмов