Карар 22.12.2021 №2265 "«2021-2023 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 22 гыйнварындагы 31 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1.  «2021-2023 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 22 гыйнварындагы 31 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
    1. Исемендә «2021-2023» саннарын «2021-2024» саннарына алмаштырырга;

                  

           1.2.«2021-2024 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын яңа редакциядә бәян итәргә.

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ФБП» МКУнә тәкъдим итәргә:

2.1.Программаны бу максатларга җирле бюджетта каралган ассигнованиеләр чикләрендә финанслауны гамәлгә ашырырга.

                                                                                                                                                                    2.2.Чираттагы финанс елына Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда, җыелма бюджет бүленешенә муниципаль программа чараларын финанслау күләмнәрен кертергә.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны координацияләүне тәэмин итәргә.                                                                                                                 

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                         Р.Р.Мөхәрәмов  

pdf
Скачать текст
PDF, 6.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International