Карар 22.12.2021 №2268 "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында" Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (04.09.2020 №687; 13.11.2020 № 897; 19.02.2021 № 94; 16.04.2021 № 283; 01.09.2021 № 643 үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.         «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга субсидияләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы карары (04.09.2020 №687; 13.11.2020 №897; 19.02.2021 №94; 16.04.2021 №283; 01.09.2021 № 643 үзгәрешләр белән) белән расланган шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга юнәлтелә торган җирле бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану буенча комиссия составына  үзгәрешләр кертергә һәм аны яңа составта расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

 

 

Җитәкче                                                                                          Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International