Карар 24.12.2021 №2273 "2022 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль өлкәсендә закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, «Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. 2022 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль өлкәсендә закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми  хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары  И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.                                                                                                                                  

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                          Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 7.45 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International