Карар 24.12.2021 №2274 "Арча муниципаль районында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында"

Арча муниципаль районында хезмәтне саклау һәм аны яхшырту өлкәсендә гражданнарның социаль-хезмәти хокукларын гамәлгә ашыру,  аны яхшырту эшләрен камилләштерү максатларында,  «Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 10 октябрендәге 799 номерлы карары һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, «Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында» Татарстан Республикасы Законы таләпләре нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Хезмәтне саклау буенча район координация советы турында нигезләмәне (1 нче кушымта) кушымта нигезендә кабул итәргә.

2.Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Хезмәтне саклау буенча район координация советы составын расларга (2 нче кушымта).

3. Төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, җирле үзидарә органнарына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

- хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, җитештерүдә имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны кисәтү чаралары күрергә;

- хезмәтне саклау буенча комитетлар (комиссияләр) төзергә;

- хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау программаларын эшләргә һәм расларга;

- хезмәтне саклау буенча семинарлар, киңәшмәләр, хезмәтне саклау көннәре үткәрергә.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Арча муниципаль районында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 20 ноябрендәге 1142 номерлы карарын (16.02.2016 №151а, 15.11.2018 №1140, 17.02.2020 № 101, 28.10.2020 № 846, 06.04.2021 №240 үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.

 5.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6.Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

       

 җитәкче                                                                                              Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.88 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International