Карар 29.12.2021 №2283 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында "

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.33, 39.36 ст., "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында" 2009 елның 28 декабрендәге 381-ФЗ номерлы Федераль закон, "Муниципаль милектәге җирләрдә яисә җир кишәрлекләрендә, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдә яисә җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 13 августындагы 553 номерлы карары, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

1) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә;

2) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга хокук сату буенча электрон аукцион оештыру һәм уздыру турындагы нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә;

3) стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру өчен шартнамәнең типлаштырылган формаларын № 3, 4 кушымталар нигезендә;

4) урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектының стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру шартнамәсендә күрсәтелгән таләпләргә туры килү-килмәве турында  кабул итү комиссиясе акты формасын 5 нч екушымта нигезендә;

5) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга хокукның башлангыч (минималь) бәясен билгеләү методикасын 6 нчы кушымта нигезендә;

6) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга сатулар оештыру һәм уздыру буенча даими эшләүче комиссия составын 7 нче кушымта нигезендә;

7) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыру буенча кабул итү комиссиясе составын 8 нче кушымта нигезендә.

2. Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен шартнамәләр төзү, шартнамәләрнең үтәлешен тикшереп тору буенча вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасын билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

1) «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга шартнамә төзү хокукына аукцион уздыру тәртибен раслау турында» 2018 елның 11 сентябрендәге 846 номерлы карары;

2) «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 25 февралендәге 116 номерлы карары.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                      Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 30.87 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International