Карар 21.07.2022 №688 "«Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 14 мартындагы 170 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 15 июнендәге 566 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

  1. «Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 14 мартындагы 170 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында Нигезләмәдә:

VI  бүлекнең 14.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында" 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатларында, педагогик хезмәткәрләр вазыйфалары һөнәри-квалификация төркеменә керүче хезмәткәрләргә төп эш урыны һәм төп вазыйфалары буенча бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарыла. Күрсәтелгән максатларда түләү тәртибе, шартлары һәм күләме гомуми белем бирү оешмасының локаль норматив актлары белән билгеләнә.»;

VIII бүлектә:

5 пунктның беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «5. Гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенә башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен кызыксындыру характерындагы түләүләр гомуми белем бирү оешмасын гамәлгә куючы тарафыннан аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелек критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып билгеләнә.»;

6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6. Башкарыла торган эшләрнең сыйфаты өчен кызыксындыру характерындагы түләүләр гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе урынбасарына, баш хисапчыга, аларның локаль норматив актларда билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәлелеге критерийлары нигезендә билгеләнгән эшчәнлек нәтиҗәләрен исәпкә алып, гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә. Җитәкче урынбасарына, баш хисапчыга кызыксындыру характерындагы түләүләр ай саен, бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча, мөһим һәм аеруча мөһим биремнәр өчен квартал саен башкарыла ала. Гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе урынбасарына, баш хисапчыга кызыксындыру характерындагы түләүләрнең иң чик дәрәҗәсе гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенең кызыксындыру характерындагы түләүләренең 70 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә.»;

әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында Нигезләмәдә:

V бүлекнең 13.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«13.3. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында" 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатларында, педагогик хезмәткәрләр вазыйфалары һөнәри-квалификация төркеменә керүче хезмәткәрләргә төп эш урыны һәм төп вазыйфасы буенча бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарыла. Күрсәтелгән максатларда түләү тәртибе, шартлары һәм күләме мәктәпкәчә белем бирү оешмасының локаль норматив актлары белән билгеләнә.»;

pdf
Скачать текст
PDF, 6.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International