Карар 21.07.2022 №689 "«Арча муниципаль районы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2012 елның 16 мартындагы 182 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

 «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 15 июнендәге 566 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Арча муниципаль районы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2012 елның 16 мартындагы 182 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районының муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография, китапханәләр, музейлар, башка музей тибындагы учреждениеләр һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турындагы Нигезләмәнең 4.17 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «4.17. Муниципаль китапханәләр, музейлар, башка музей тибындагы учреждениеләр һәм мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында" 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатыннан, мәдәният хезмәткәрләренә төп эш урыны һәм төп вазыйфасы буенча бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарыла.»;

әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында нигезләмәнең 4.9 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.9. Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының "Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында" 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләрнең ирешелгән дәрәҗәсен саклап калу максатларында, Арча муниципаль районы муниципаль мәдәният учреждениеләренең эшче, сәнгать һәм кинематография һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә төп эш урыны һәм төп вазыйфасы буенча бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарыла.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                    Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.88 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International