Карар 21.07.2022 №690 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 29 декабрендәге 2283 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында "

«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга хокук сату буенча электрон аукцион оештыру һәм уздыру турындагы нигезләмә»нең 2 нче кушымтасының 6.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Гариза бирүче- электрон аукционда катнашучы шәхси эшкуар яки оештыру-хокукый формасына, милек рәвешенә, кайда урнашуына, шулай ук капитал барлыкка килү урыннарына бәйсез рәвештә юридик зат, физик затлар, шул исәптән электрон мәйданчыкта аккредитация узган «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы шәхси эшмәкәрләр булырга мөмкин».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче                                                                              Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.81 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International