Карар 18.07.2022 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 13 декабрендәге 1227 номерлы карарына үзгәреш кертү хакында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 13 декабрендәге 1227 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.2 пунктының 1.2.1 пунктчасына түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

"Арча муниципаль районын хәрби вакыт шартларында эшкә күчерүгә әзерләнү һәм күчерү буенча чаралар күрә башлау турында гражданнар оборонасына хәбәр итү сигналларын һәм югары органнардан хәбәр итү сигналларын кабул итү һәм аларны Арча муниципаль районы башлыгына җиткерү".

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                  Р.М.Гатиятов                                                                                                 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.80 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International