Карар 28.01.2022 №64 "Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмалары төзегәндә җир асты байлыкларыннан файдалануга һәм саклауга муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрүнең административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 27 апрелендәге 320 номерлы карарын үз көчен югалткан дип тану хакында"

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә, муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнары таләпләренә туры китерү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганда, шулай ук файдалы казылмалар чыгаруга бәйле булмаган җир асты корылмалары төзегәндә җир асты байлыкларыннан файдалануга һәм саклауга муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда тикшерүләр үткәрүнең административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 27 апрелендәге 320 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенә йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче

вазифаларын башкаручы                                                 И.Ә.Галимуллин 

pdf
Скачать текст
PDF, 746.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International