Карар 04.02.2022 №83 "«Арча муниципаль районы территориясендә законсыз этил спирты һәм алкоголь продукциясе җитештерүне һәм аларның әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәте уздыру буенча ведомствоара комиссия турында» Арча район башкарма комитетының 2006 елның 27 февралендәге 26 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (13.10.2006 № 537; 05.04.2012 № 270; 30.01.2014 № 67; 18.12.2014 №1359; 29.01.2018 № 71; 09.08.2018 №671; 17.12.2019 №1104; 06.02.2020 №67; 04.09.2020 №688; 05.11.2020 № 854; 28.09.2021 № 810 үзгәрешләре белән)"

Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. «Арча муниципаль районы территориясендә законсыз этил спирты һәм алкоголь продукциясе җитештерүне һәм аларның әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәте уздыру буенча ведомствоара комиссия турында» Арча район башкарма комитетының 2006 елның 27 февралендәге 26 номерлы карары (13.10.2006 № 537; 05.04.2012 № 270; 30.01.2014 № 67;  18.12.2014 №1359;  29.01.2018 № 71;  09.08.2018 №671;  17.12.2019 №1104;  06.02.2020 №67;  04.09.2020 №688; 05.11.2020 № 854; 28.09.2021 № 810 үзгәрешләре белән) белән расланган Арча муниципаль районы территориясендә  законсыз этил спирты һәм алкоголь продукциясе җитештерүне һәм аларның әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча бердәм дәүләт сәясәте уздыру буенча ведомствоара комиссия составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                        И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International