Карар 08.02.2022 №89 "Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениеләрен Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында"

Гражданнарның төп белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга конституцион хокукларын тәэмин итү максатларында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2006 елның 22 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениеләрен конкрет территорияләргә беркетү максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Арча муниципаль районының муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениеләрен конкрет территорияләргә беркетү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 01 мартындагы 121 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетелгән Арча муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү  программаларын тормышка ашыручы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениеләре (алга таба - муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре)   исемлеген расларга.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенә, җирле үзидарә органнарына муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул ителергә тиешле балалар турында мәгълүматлар базасын формалаштырырга тәкъдим итәргә.

4.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазифаларын башкаручы                                                                  И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 3.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International