Карар 08.02.2022 №90 "Муниципаль гомуми белем бирү бюджет оешмаларын Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2006 елның 22 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында» РФ Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458 номерлы боерыгы нигезендә, Арча муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен конкрет территорияләргә беркетү, шулай ук башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә кабул ителергә һәм мәҗбүри укырга тиешле балалар саны турында мәгълүматлар банкын исәпкә алу һәм формалаштыру максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Арча муниципаль районының муниципальгомуми белем бирү бюджет оешмаларын конкрет территорияләргә беркетү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 01 мартындагы 122 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2.  Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетелгән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләре (алга таба - муниципаль белем бирү учреждениеләре) исемлеген расларга.

3. Муниципаль белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә  укучыларның ата-аналарын әлеге карар белән таныштыруны оештырырга.

4.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазифаларын башкаручыИ.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 4.49 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International