Карар 01.03.2022 №143 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының аерым карарларын үз көчләрен югалткан дип тану турында"

Муниципаль хокукый актларны федераль һәм республика законнары таләпләренә яраклаштыру максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

-«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруның административ регламентын раслау турында» 2019 елның 22 маендагы  377 номерлы карары;   

- «Төзелгән территорияләрне үстерүгә җир кишәрлекләре бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2019 елның 23 декабрендәге 1150 номерлы карары;

- «Торак төзелеше максатларында аны комплекслы үзләштерү өчен муниципаль милектәге җирләрдән җир кишәрлеген арендалау шартнамәләрен төзүгә хокукны сату буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2019 елның 23 декабрендәге 1151 номерлы карары;

- «Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген сату-алу буенча аукцион нәтиҗәләре буенча җир кишәрлеген сату яисә арендалау шартнамәсе төзү яисә  дәүләт милкендәге яки муниципаль милектәге җирләрдән җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе төзү хокукын раслау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында » 2019 елның 23 декабрендәге 1152 номерлы карары;

- «Күчеп килергә мәҗбүр булганнарга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә кую һәм торак сатып алуга субсидияләр бирү өчен Дәүләт торак сертификаты бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2020 елның 16 декабрендәге 1021 номерлы карары;

- «Чернобыль АЭС һәлакәте, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны һәм аларга тиңләштерелгән затларны исәпкә кую һәм Дәүләт торак сертификаты бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2020 елның 16 декабрендәге 1022 номерлы карары;

- «Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын (паспорт) килештерү  буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 25 февралендәге 114 номерлы карары;

- «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 25 февралендәге 115 номерлы карары;

-  «Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 27 декабрендәге 951 номерлы карары белән расланган объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 11 мартындагы 164 номерлы карары;

- «Җир эшләре башкаруга ордер (рөхсәт) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 30 мартындагы 212 номерлы карары.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3.      Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче

вазыйфаларын башкаручы                                                      И.Ә.Галимуллин        

pdf
Скачать текст
PDF, 1.49 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International