Карар 03.03.2022 №148 "Арча муниципаль районында яңа короновирус йогышлы авыруы таралуны чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә шәһәр һәм (яисә) шәһәр яны маршрутларында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затларның һәм (яисә) шәхси эшкуарларның алынмаган керемнәрен каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында"

Арча муниципаль районы территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чикләү чараларын һәм башка чаралар комплексын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2014 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 10 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Арча муниципаль районында  яңа короновирус йогышлы авыруы таралуны чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә  шәһәр һәм (яисә) шәһәр яны маршрутларында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затларның һәм (яисә) шәхси эшкуарларның  алынмаган керемнәрен каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен (1 нче кушымта) расларга.
  2.  Субсидия алу хокукына дәгъва кылучы юридик затларны, шәхси эшкуарларны сайлап алуны гамәлгә ашыручы комиссия составын әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка иҗиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Башкарма комитет  җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                            И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 10.62 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International