Карар 03.03.2022 №149 "Пассажирларда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату яисә соңгы алты ай эчендә әлеге авыру белән авыруны яки яңа короновирус инфекциясенә каршы вакцинациягә медицина каршы күрсәткечләре булуны раслау турында гамәлдәге шәхси QR-кодлар булуны тикшерүне, шәһәр һәм (яки) шәһәр яны элемтәсендәге муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм (яки) шәхси эшкуарларның чыгымнарын каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында"

Арча муниципаль районы территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чикләү чаралары һәм башка чаралар комплексы гамәлгә ашырылуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавируч инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2014 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

 

  1. Пассажирларда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату яисә соңгы алты ай эчендә әлеге авыру белән авыруны яки яңа короновирус инфекциясенә каршы вакциналаштыруга медицина каршы күрсәткечләре булуны раслау турында гамәлдәге шәхси QR-кодлар булуны тикшерүне, шәһәр һәм (яки) шәһәр яны элемтәсендәге муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм (яки) шәхси эшкуарларның чыгымнарын каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен расларга (1 нче кушымта).
  2.  Субсидия алу хокукына дәгъва кылучы юридик затларны, шәхси эшкуарларны сайлап алуны гамәлгә ашыручы комиссия составын әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка иҗиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                                  И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 11.29 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International