Карар 14.03.2022 №170 "Арча муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында"

"Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маендагы 412 номерлы карарын, "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2021 елның 30 октябрендәге 1030 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының  мәгариф оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре гомумтармак вазыйфалары һөнәри квалификация төркеме, эшче, мәдәният, сәнгать һәм кинематография эшчесе һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган хезмәт хакы, бу чорда хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларының күләме һәм аларның шул ук квалификация эшләрен башкару шарты белән, әлеге карар нигезендә хезмәт өчен түләү шартларына күчкән вакытта гамәлдә булган хезмәт өчен түләү системасы нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан ким була алмый, дип билгеләргә.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә,  тиешле һөнәр берлекләре органы белән килештереп:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартларын билгели торган күмәк шартнамәләргә, килешүләргә, локаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертергә.

4. Әлеге карарның 1 пункты 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

5. «Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы  Башкарма комитетының 2018 елның 11 июлендәге 598 номерлы карарын, «Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 2018 елның 11 июлендәге 598 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»  Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 6 декабрендәге  1080 номерлы карарын, «Арча муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 2018 елның 11 июлендәге 598 номерлы карарына (06.12.2019 №1080 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында»  Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 27 апрелендәге 315 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

            7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                            И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 107.45 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International