Карар 16.03.2022 №182 "Арча муниципаль районының мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында"

«Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтен өчен түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маендагы 413 номерлы карарын, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2021 елның 30 октябрендәге 1030 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

 

            Арча муниципаль районының мәдәният, сәнгать һәм кинематография, муниципаль китапханә, музейлар, музей тибындагы башка учреждениеләр һәм мәдәният-күңел ачу учреждениеләре хезмәткәрләре вазыйфалары һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

            Арча муниципаль районы муниципаль мәдәният учреждениеләренең фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсе хезмәткәрләре вазыйфалары һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

            Арча муниципаль районы  муниципаль мәдәният учреждениеләренең  мәдәният, сәнгать һәм кинематография  эшче һөнәрләре һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

            Арча муниципаль районы  муниципаль мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре гомумтармак вазыйфалары һөнәри квалификация төркеме хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  муниципаль мәдәният оешмалары хезмәткәрләренең әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган хезмәт хакы, бу чорда хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларының күләме һәм аларның шул ук квалификация эшләрен башкару шарты белән, әлеге карар нигезендә хезмәт өчен түләү шартларына күчкән вакытта гамәлдә булган хезмәт өчен түләү системасы нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан ким була алмый, дип билгеләргә.

             3. Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә, тиешле һөнәр берлекләре органы белән килештереп:

Арча муниципаль районы мәдәният муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартларын билгели торган коллектив шартнамәләргә, килешүләргә, локаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертергә;

4. Әлеге карарның 1 пункты 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

5. «Арча муниципаль районы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 11 июлендәге  597 номерлы карарын үз көчен югалткан дип санарга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                           И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 40.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International