Карар 16.03.2022 №183 "Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында"

"Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 августындагы 665 номерлы карарын,  "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 30 октябрендәге 1030 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

Яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы аерым типлаштырылмаган оешмалар хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре гомумтармак вазыйфалары, мәдәният, сәнгать һәм кинематография эшчесе гомумтармак һөнәрләре  һөнәри квалификациясе төркеме хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  муниципаль Яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы аерым типлаштырылмаган оешмалар хезмәткәрләренең әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган хезмәт хакы, бу чорда хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларының күләме һәм аларның шул ук квалификация эшләрен башкару шарты белән, әлеге карар нигезендә хезмәт өчен түләү шартларына күчкән вакытта гамәлдә булган хезмәт өчен түләү системасы нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан ким була алмый, дип билгеләргә.

3. Яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы аерым типлаштырылмаган оешмалар җитәкчеләренә, тиешле һөнәр берлеге органы белән килештереп:

Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартларын билгели торган коллектив шартнамәләргә, килешүләргә, локаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертергә;

4. Әлеге карарның 1 пункты 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

5. «Арча муниципаль районының яшьләр сәясәте муниципаль оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 31 августындагы 732 номерлы  карарын үз көчен югалткан дип санарга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

        7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                   И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 39.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International