Карар 16.03.2022 №184 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура- спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында"

«Татарстан Республикасында спорт резервын әзерләүче дәүләт физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 25 сентябрендәге 853 номерлы карарын, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2021 елның 30 октябрендәге 1030 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура -спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура спорт оешмалары  гомумтармак эшче һөнәрләр  квалификация төркемнәре хезмәткәрләренең, җитәкче, белгеч һәм хезмәткәрләр гомумтармак вазыйфалары хезмәткәрләренең  хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура -спорт оешмалары хезмәткәрләренең әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган хезмәт хакы, бу чорда хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларының күләме һәм аларның шул ук квалификация эшләрен башкару шарты белән, әлеге карар нигезендә хезмәт өчен түләү шартларына күчкән вакытта гамәлдә булган хезмәт өчен түләү системасы нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан ким була алмый, дип билгеләргә.

 3. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмалары җитәкчеләренә:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартларын билгели торган коллектив шартнамәләргә, килешүләргә, локаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә;

4. Әлеге карарның 1 пункты 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

5. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура- спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 11 сентябрендәге 717 номерлы  карарын үз көчен югалткан дип санарга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет  җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                     И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 78.95 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International