Карар 31.03.2022 "Арча муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзү һәм раслау тәртибен раслау турында "

"Коммерциягә карамаган оешмалар турында" 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, "Дәүләт (муниципаль) учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзүгә һәм раслауга таләпләр турында" Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 2018 елның 31 августындагы 186н номерлы боерыгы, "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы карамагындагы дәүләт учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзүнең һәм раслауның якынча тәртибен раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 30 декабрендәге 1173 номерлы карары (2020 елның 16 мае редакциясендә), "Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) казна, бюджет һәм автоном учреждениеләре чыгымнарын планлаштыру һәм тоту буенча эш регламентын раслау турында" Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының 2016 елның 20 декабрендәге 21-52-59 номерлы боерыгы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Арча муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын төзү һәм раслау тәртибен кушымта нигезендә расларга.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорыннан алып, муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планнарын төзегәндә кулланыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                    И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 16.36 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International