Карар 11.04.2022 №256 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә мәҗбүри эшләр рәвешендәге административ җәза үтәтелә торган мәҗбүри эш төрләрен һәм оешмалар исемлеген билгеләү турында "

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.13 һәм 32.13 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Түбәндәгеләрне расларга:
    1. Мәҗбүри эш төрләре исемлеген (1 нче кушымта).
    2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә мәҗбүри эшләр рәвешендәге административ җәза үтәтелә торган оешмалар исемлеген (2 нче кушымта).
  2. Әлеге карарга 2 нче кушымтада күрсәтелгән оешмалар җитәкчеләренә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирү мәсьәләләре буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлек өчен җаваплы затларны билгеләргә тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка иҗиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Д. Шаһиәхмәтовка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет

җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы                                               И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International