Карар 18.04.2022 №296 "2022 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы терлекчелек предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү турында нигезләмәне раслау хакында"

Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алга таба терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен үстерү, авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгын һәм сакланышын,  авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең югары күрсәткечләргә ирешүгә кызыксынуын арттыру максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

1.1. 2022 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен  бүләкләү турында нигезләмәне (1 нче кушымта);

1.2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен ачыклау буенча район комиссиясе составын (2 нче кушымта).

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http: pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http: arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатиятовка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет

җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы                                   И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.33 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International