Карар 22.04.2022 №304 "«Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү шартлары турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2018 елның 30 гыйнварындагы 75 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлек учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү системасын камилләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты  КАРАР БИРӘ:

1. Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә муниципаль берәмлек хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) II бүлекнең 8 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә.

«8. Дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматлар белән эшләгән, аларны яшергән  һәм ачкан, шулай ук шифрлар белән эшләгән өчен өстәмә түләү.

Даими нигездә дәүләт серенә кертелгән хезмәткәрләргә дәүләт серен тәшкил иткән белешмәләр белән эшләгән өчен айлык процент өстәмә түләве «Даими нигездә дәүләт серенә кертелгән гражданнарга һәм структур бүлекчәләр хезмәткәрләренә дәүләт серен саклау буенча социаль гарантияләр бирү турында» 2006 елның 18 сентябрендәге 573 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә түләнә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.27 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International