Карар 12.05.2022 №363 "Хөкем ителгәннәргә төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәтү өчен урыннар билгеләү турында "

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 49 ст. 1 нче өлеше,  50 ст. 1 нче өлеше һәм Россия Федерациясе Җинаять-үтәтү кодексының 25 нче ст.1 нче өлеше, 39 ст. 1 нче өлеше нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. Хөкем ителгәннәргә төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәтү өчен Арча муниципаль районы составына керүче үзидарә органнарын  һәм мәҗбүри эшләр исемлеген расларга.

2. Төп эш урыны булмаган хөкем ителгәннәргә төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәтү өчен  беркетелгән урыннар исемлеген расларга.

3.  Төп эш урыны булмаган хөкем ителгәннәргә төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәтү өчен билгеләнгән оешмалар җитәкчеләренә хөкем ителгәннәрне төзәтү эшләренә урнаштыру һәм  мәҗбүри эшләр белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашырырга.

4. Җәза үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Арча муниципальара филиалына (Фазылҗанова А.Ф.) хөкем ителгәннәрне әлеге карар нигезендә билгеләнгән урыннарга төзәтү һәм мәҗбүри эшләргә җибәрергә тәкъдим итәргә.

5. «Төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәтү өчен урыннар билгеләү турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 05 апрелендәге 244 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                                  И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International