Карар 27.05.2022 №398 "2022 елга торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача бәясен раслау турында"

"Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге" коммерциячел булмаган партнерлык тарафыннан Арча муниципаль районында 1 квадрат метр торакның уртача бәясен билгеләү буенча  тикшерү нәтиҗәләре нигезендә (2022 елның 27 гыйнварындагы "Бәяләр диапазонын билгеләү турында" "Татарстан Республикасын бәяләүчеләр берлеге" коммерцияле булмаган партнерлык хаты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 3 октябрендәге 888 номерлы карары белән расланган "2020 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» дәүләт программасының «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатларында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2022 елга федераль бюджет акчасы исәбеннән торак урыннары алу (төзү) өчен социаль түләүләр бирелә торган барлык категория гражданнарга социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен Арча муниципаль районы буенча гомуми торак урынының 1 квадрат метр гомуми мәйданының уртача бәясе нормативын 49018 (кырык тугыз мең унсигез) сум күләмендә расларга.  

 2.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга.

         3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе   

вазыйфаларын башкаручы                                                            И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.76 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International