Карар 06.06.2022 №429 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" карамагындагы муниципаль белем бирү оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкче вазыйфаларына кандидатларга аттестация үткәрү тәртибен раслау турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе карамагындагы муниципаль белем бирү оешмалары җитәкчесе вазыйфаларына кандидатларга һәм җитәкчеләргә аттестация үткәрү вакытында бертөрлелекне тәэмин итү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" карамагындагы муниципаль белем бирү оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкче вазыйфаларына кандидатларга аттестация үткәрү тәртибен 1 нче кшымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе карамагындагы муниципаль белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче вазыйфаларына кандидатларга аттестация үткәрүне оештыру һәм үткәрү вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә йөкләргә.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә (Мөхәмәдияров Р.Д.) әлеге карарны билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарырга.

4. "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен) аттестацияләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" Арча муниципаль районы башкарма комитетының 05.12.2016 ел №1268 карарын (15.05.2017  № 502, 14.05.2018 е№ 432а, 01.12.2018 № 1202 үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип санарга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе башлыгы Р. Д. Мөхәмәдияровка йөкләргә.

 

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитеты җитәкчесе                                                  Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 10.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International