Карар 22.07.2022 №692 "Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 километрдан ераграк урнашкан авыл торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарлар илтүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, « Кулланучылар кооперациясе оешмаларының Татарстан Республикасы район үзәкләреннән 11 километрдан ераграк урнашкан Татарстан Республикасының ерак һәм аз халыклы авыл  торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарлар китерүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 20 ноябрендәге 887 номерлы  карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

 - Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш)  кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 километрдан ераграк урнашкан авыл торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарлар китерүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен 1 нче кушымта нигезендә;

-  Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш)  кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 километрдан ераграк урнашкан авыл торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарлар китерүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр  алу хокукына дәгъва кылучы юридик затларны сайлап алу комиссиясе составын 2 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат  рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. «Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш)  кулланучылар кооперациясе оешмаларының Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 километрдан ераграк урнашкан авыл торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарлар китерүгә бәйле чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 30 декабрендәге 1070 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче                                                                                                   Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 45.76 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International