Карар 22.07.2022 №693 "2022 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның проект-смета документларын раслау турында "

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 статьясындагы 15 өлеше нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел, №1146 карары белән расланган «2020-2022 елларда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауның региональ программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 27 декабрендәге 1220 номерлы карарын, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең смета бәясен дөрес  билгеләүне тикшерү буенча уңай бәяләмәләре исәпкә алып, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. 2022 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча проект-смета документациясен кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                       Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.71 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International