Карар 26.07.2022 №697 "«Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 18 мартындагы 348 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (15.07.2013 №896, 16.12.2013 №1549, 16.09.2014 №952, 04.05.2015 №473, 08.06.2015 №611, 29.09.2015 №949, 31.05.2016 №649, 12.07.2016 №785, 27.10.2017 №1244, 23.04.2018 №380, 30.10.2018 №1111, 10.12.2018 №1222, 31.01.2020 №59, 07.05.2020 №350, 16.12.2020 №1016 үзгәрешләр белән)"

«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 27 июнендәге 41-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

«Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 18 мартындагы 348 номерлы карарына (15.07.2013 №896,  16.12.2013 №1549,  16.09.2014 №952,  04.05.2015 №473,  08.06.2015 №611,  29.09.2015 №949,  31.05.2016 №649,  12.07.2016 №785,  27.10.2017 №1244,  23.04.2018 №380,  30.10.2018 №1111,  10.12.2018 №1222,  31.01.2020 №59,  07.05.2020 №350,  16.12.2020 №1016 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

          1. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

            2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (ttp:pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

            3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       Р.М.Гатиятов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 15.93 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International