Карар 26.07.2022 №698 "«2015-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 24 декабрендәге 1243 номерлы карарына (01.06.2016 №653, 17.09.2018 №859, 18.03.2019 №140, 11.09.2019 №716, 20.07.2020 №537, 24.08.2021 №605, 12.10.2021 №852 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү максатыннан һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 17 июнендәге 577 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 24 декабрендәге 1243 номерлы карарына (01.06.2016 №653,  17.09.2018 №859,  18.03.2019 №140,  11.09.2019 №716, 20.07.2020 №537,  24.08.2021 №605,  12.10.2021 №852 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

исемендә «2015-2024» саннарын «2015-2025» саннарына алмаштырырга;

әлеге карар белән расланган «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»  муниципаль программасында (алга таба - Программа):

исемендә «2015-2024» саннарын «2015-2025» саннарына алмаштырырга;

Программаның паспортында:

«Программа исеме» юлында «2015-2024» саннарын «2015-2025» саннарына алмаштырырга;

«Программаны гамәлгә ашыру сроклары һәм этаплары» юлында «2015-2024» саннарын «2015-2025» саннарына алмаштырырга;

«Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары, аларны Программаны гамәлгә ашыру еллары буенча бүлү» юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

Ел

ТР Арча муниципаль районының җирле бюджеты акчалары

2015

35,0

2016

40,0

2017

50,0

2018

65,0

2019

75,0

2020

80,0

2021

80,0

2022

80,0

2023

80,0

2024

80,0

2025

80,0

Всего

745,0

 

Моннан тыш, программа чараларын гамәлгә ашыруга чараларны башкаручыларның төп эшчәнлеген финанслауга бүлеп бирелә торган акчаларны файдалану күздә тотыла.»;

3 бүлектә 7 абзацны яңа редакциядә бәян итәргә: «Муниципаль программаны гамәлгә ашыру вакыты: 2015-2025 еллар.»;

«2015 - 2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасының максаты, бурычлары, нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары һәм программа чараларын финанслау» бүлеген кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3.        Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                              Р.М. Гатиятов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 31.82 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International