Карар 11.08.2022 №724 "«2022 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 03 декабрендәге 2209 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар ризык белән тәэмин итү максатларында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273–ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә һәм башлангыч гомуми белем программалары буенча укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының2011 елның 6 сентябрендәге 826 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.«2022 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 03 декабрендәге 2209 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- 1.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2022 елның 1 сентябреннән Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларны 8,30 сум (көн саен) субсидиядән һәм 47,25 сум (көн саен) күләмендә ата-аналар түләвеннән торган суммага кайнар ризык белән тукландыру оештырырга»;

-1.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучы 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә балаларын, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны җирле бюджет акчалары исәбеннән 55,55  сум күләмендә кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесеР.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.14 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International