Карар 16.09.2022 №755 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Мәгариф министрлыгының «Мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча кабул итү тәртибен раслау турында» 2020 елның 15 маендагы 236 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.         Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү   программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Түбәндәге карарларны үз көчләрен югалткан дип танырга:

-  «Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләренә балаларны исәпкә кую һәм кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  2015 елның 01 декабрендәге 1172 номерлы карарын;

- «Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләренә балаларны исәпкә кую һәм кабул итү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 01 декабрендәге 1172 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 08 февралендәге 56 номерлы карарын.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                Р.М.Гатиятов        

pdf
Скачать текст
PDF, 6.65 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International