Карар 22.08.2022 №780 "Су объектлары төбен үзгәртүгә һәм ярларын тирәнәйтүгә бәйле рәвештә төпне тирәнәйтү һәм башка эшләр башкарганда алынган төп грунтыннан файдалану турында карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау хакында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

     1. Су объектлары төбен үзгәртүгә  һәм ярларын тирәнәйтүгә бәйле рәвештә төпне тирәнәйтү һәм башка эшләр башкарганда алынган төп грунтыннан файдалану турында карар кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга

    2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

    3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә. Кадыйровка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет  җитәкчесе                                                           Р.М.Гатиятов 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.61 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International