Карар 06.10.2022 №911 "2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, «Закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.  2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми  хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                       Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.89 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International