Карар 10.10.2022 №914 "2022-2025 елларга Арча муниципаль районының энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелеген арттыру муниципаль программасын раслау турында"

«Энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән, «Энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру өлкәсендә региональ региональ һәм муниципаль программаларга таләпләр турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 31 декабрендәге 1225 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2022-2025 елларга Арча муниципаль районының энергияне сак тоту һәм энергетик нәтиҗәлелеген арттыру муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга;

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Д. Шаһиәхмәтовка йөкләргә.

 

 

         Җитәкче                                                                                               Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 27.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International