Карар 24.10.2022 №954 "2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-икътисади, табигый-фәнни, техник һәм мәдәни юнәлешле өстәмә белем бирү оешмаларының һәм күппрофильле өстәмә белем бирү оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында"

«Мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, «Татарстан Республикасы балаларына туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-икътисади, табигый-фәнни, техник һәм мәдәни юнәлешле өстәмә белем бирү учреждениеләрен  һәм күппрофильле өстәмә белем бирү учреждениеләрен финанслау нормативларын исәпләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 31 декабрендәге 939 номерлы карары, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. 2023 елга түбәндәгеләрне кушымта нигезендә расларга:

Арча муниципаль районы балаларына өстәмә белем бирү оешмаларында һәм күппрофильле өстәмә белем бирүче оешмаларында туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-икътисади, табигый-фәнни, техник һәм мәдәни юнәлешле өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарны;

 өстәмә белем бирү оешмаларында һәм күппрофильле өстәмә белем бирү оешмаларында туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-икътисади, табигый-фәнни, техник һәм мәдәни юнәлешле өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарга карата төзәтмә коэффициентны 0,65 күләмендә.

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» МКУнә түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

әлеге карарның 1 пунктында расланган балаларга өстәмә белем бирү оешмаларының норматив чыгымнары нигезендә балаларга өстәмә белем бирү оешмаларын финанслауны;

балаларга өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү белән бер үк вакытта, хезмәт законнары һәм башка норматив хокукый актлар белән билгеләнгән тәртиптә башкарыла торган әлеге карарның 1 пунктында расланган балаларга өстәмә белем бирү оешмаларының норматив чыгымнары чоры дәвамында яңадан карауны.

  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                            Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.95 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International