Карар 24.10.2022 №955 "2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының өстәмә белем бирү оешмаларында балаларга сәнгати-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында"

«Татарстан Республикасының балаларга сәнгати-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү учреждениеләренә финанслау  нормативларын кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 14 декабрендәге 854 номерлы карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә  Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. 2023 елга түбәндәгеләрне кушымта нигезендә расларга:

2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының  өстәмә белем бирү  оешмаларында балаларга сәнгати-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны;

өстәмә белем бирү  оешмаларында балаларга сәнгати-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарга карата төзәтмә коэффициены 0,65 күләмендә.

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә әлеге карарның 1 пунктында расланган норматив чыгымнар нигезендә балаларга өстәмә белем бирүче оешмаларны финанслауны тәэмин итәргә.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  4.  Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш.Вафинага йөкләргә.

          

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                             Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International