Карар 31.10.2022 №979 "2023 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыру турында"

Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар туклану нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми бирү программалары  буенча укучыларны түләүсез кайнар тукландыру белән тәэмин итүне оештыру өчен    норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми бирү программалары  буенча укутүләүсез кайнар тукландыру белән тәэмин итүнең уртача бәясен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 14 сентябрендәге 991 номерлы карары, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми бирү программалары  буенча укучыларны түләүсез кайнар тукландыру белән тәэмин итүне оештыру өчен  норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми бирү программалары буенча укутүләүсез кайнар тукландыру белән тәэмин итүнең уртача бәясен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 14 октябрендәге 991 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 3 октябрендәге 1065 номерлы карары,  «2023 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 01 сентябрендәге 934 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1.1.  Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны  уку чорында 8,80 сумлык (көн саен) субсидиядән һәм 47,25 сумлык (көн саен) ата-аналар түләвеннән торган суммага кайнар тукландыруны оештырырга.

1.2. Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 4 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрдәге, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны җирле бюджет акчалары исәбеннән 56,05 сумлык кайнар тукландыруны оештыруны гамәлгә ашырырга.

1.3. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәргә. 

1.4.  2023 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә  башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны уку чорында бер укучыга көненә 64,19 сум күләмендә бушлай кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга. 

1.5.     Составында 4 һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә балалары, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кайнар түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру рәвешендәге социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итәргә.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә (Р.Д. Мөхәммәдьяров) түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

 - укучыларның кайнар туклануын оештыруга бүлеп бирелгән акчаларны максатчан куллануны һәм исәпкә алуны тикшереп торуны;

- туклану нормаларын һәм сыйфат үтәлешен исәпкә алуны һәм тикшереп торуны;

- азык-төлекнең гомуми белем бирү учреждениеләренә өзлексез китерелүен координацияләүне һәм контрольдә тотуны.

3.         «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә (С.П. Галимова) уку чорында гомуми белем бирү учреждениесендә укучы барлык балаларны кайнар ризык белән тукландыруны оештыру белән бәйле финанслауны Арча муниципаль районы бюджетында 2023 елга каралган ассигнованиеләр чикләрендә гамәлгә ашырырга.

4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чараларын күрсәтүче органнар күрсәтелгән чараларны Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм ЕГИССО операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмнәрдә Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасыннан (алга таба - ЕГИССО) файдалану юлы белән күрсәтү турында мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәләр.

5.         «2022 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 03 декабрендәге 2209 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

6. Карар 2023 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасытрәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтындат (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                            Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.99 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International