Карар 07.11.2022 №999 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесенең үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләүне оештыру һәм шартлары турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 28 маендагы 391 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (25.09.2020 № 729 үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең социаль гарантияләрен тәэмин итү һәм хезмәт өчен түләүне камилләштерү максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесенең үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләүне оештыру һәм шартлары турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 28 маендагы 391 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

күрсәтелгән карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесенең үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү оештыру һәм шартлары турында нигезләмәдә 2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесенең үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары  түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

Вазыйфа исеме

Тиешле оклад, сум

Баш хисапчы

25500

Бүлек башлыгы

21700

Әйдәп баручы икътисадчы

19300

Әйдәп баручы хисапчы

19300

Хисапчы

18000

 

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлекләренең штат саны 5 берәмлектән дә ким булмаска тиеш".

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче                                                                              Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.28 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International