Карар 09.11.2022 №1001 "Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында"

«Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтү максатыннан, «Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 октябрендәге 1122 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләренең гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) түбәндәге өстәмә ярдәм чараларын билгеләргә:

1.1. Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар  (законлы вәкилләр)   түләвеннән азат итү.

1.2.     Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныф укучыларын ике тапкыр бушлай кайнар ризык (иртәнге аш, төшке аш) белән тәэмин итү.

1.3.  Көндезге мәктәп яны лагерьларында ата-аналар түләвеннән азат итү.

1.4. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МУ буйсынуындагы учреждениеләрдә балаларга өстәмә белем бирү программалары буенча дәресләргә (түгәрәкләр, секцияләр һәм башка шундый дәресләр)  бушлай йөрү.

1.5. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе» МУ буйсынуындагы учреждениеләрдә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә балаларга дәресләргә  (түгәрәкләр, секцияләр һәм башка шундый дәресләр)  бушлай йөрү, шулай ук чаңгы, тимераяк һәм велосипедларны прокатка  бушлай бирү.

2. Әлеге карарда каралган ярдәм чараларын күрсәтү Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация  буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм үз теләге белән  хәрби хезмәткә киткән Арча муниципаль районы хәрбиләренә хәрби комиссариат белешмәсе нигезендә хәрби хезмәт узган чорда гамәлгә ашырыла.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә (Р.Д. Мөхәмәдияров), Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә (И.И. Әюпов), Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә муниципаль районы хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм үз теләге белән  хәрби хезмәткә киткән хәрбиләр кире кайткан очракта ташламаларның гамәлдә булуын туктату максатыннан, Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районы буенча хәрби комиссариаты белән хезмәттәшлек итүне җайга салырга.

4. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесенә (С.П. Галимова) Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә укучыларга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация  буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм үз теләге белән  хәрби хезмәткә киткән Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләре балаларына өстәмә ярдәм  чараларын финанслауны тәэмин итәргә.

5. Әлеге карарның гамәлдә булуы Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган һәм үз теләге белән  хәрби хезмәткә киткән Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләренә хәрби хезмәт  узган  чорда 2022 елның 01 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

6. Карар рәсми басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                      Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.95 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International