Карар 02.12.2022 №1055 "«2019-2025 елларга гражданнарны Арча муниципаль районы авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль адреслы программага үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 835 номерлы карары белән расланган 2019-2025 елларга гражданнарны Арча муниципаль районы авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль адреслы программага үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында"

«2019 - 2025 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан  күчерү буенча республика адреслы программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2019 елның 29 мартындагы 242 номерлы карары нигезендә, 2019-2025 елларга гражданнарны Арча муниципаль районындагы авария хәлендәге торак фондыннан  күчерү буенча муниципаль адреслы программаны финанслау бәясен өстәү һәм төгәлләштерү максатларында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

«2019 - 2025 елларга гражданнарны Арча муниципаль районы авария хәлендәге торак фондыннан  күчерү буенча муниципаль адреслы программага үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  835 номерлы карары белән расланган 2019 - 2025 елларга гражданнарны Арча муниципаль районы авария хәлендәге торак фондыннан  күчерү буенча муниципаль адреслы программага үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Гражданнарны  Арча муниципаль районының авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль адреслы программа исемендә «2019-2025 еллар» сүзләрен «2019-2023 еллар» сүзләренә алмаштырырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә. Кадыйровка йөкләргә.

 

 Башкарма комитет җитәкчесе                                      Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 12.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International