«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибе турында» Башкарма комитет карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Кушымта нигезендә муниципаль берәмлек мөлкәтен түләүсез файдалануга тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга.
2. «Торак муниципаль контроль буенча чаралар үткәрүгә җәлеп ителә торган экспертларны аттестацияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 29 декабрендәге 2291 номерлы карарының үз көчен югалтуын танырга.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты Аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.М.Гатиятов