Карар 28.12.2022 №1137 ""Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында" Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 июлендәге 691 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында" Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 22 июлендәге 691 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

"Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга киткән чыгымнарны каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе составы" дигән 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә һәм расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы Г.Х. Галимуллинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                                                 Р.М. Гатиятов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТР Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының 

"_____"___________________ел, №__

карарына  кушымта

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга киткән чыгымнарны каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе

СОСТАВЫ

 

 

Гатиятов

Ренат Мансурович

- Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе;

 

Галимуллина

Гүзәл Харисовна

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы; комиссия рәисе урынбасары;

 

Әхмәтсафина

Айгөл Нәзиховна

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече, комиссия секретаре;

 

Комиссия әгъзалары:

 

Абдуллин

Ленар Илсурович

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (килешү буенча);

 

Галимова

Светлана Петровна

"Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы" МКУ җитәкчесе (килешү буенча);

 

Сәгыйтова

Ләйсән Гарәфетдиновна

- Татарстан Республикасы Арча район Советының юридик мәсьәләләр бүлеге башлыгы (килешү буенча);

 

Сафиуллина

Надия Равиловна

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе (килешү буенча).

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International