Карар 29.12.2022 №1160 "«2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 22.01.2021 №31 карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. «2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 22.01.2021 №31 карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Исемендә «2021-2024» саннарын «2021-2025» саннарына алыштырырга;

1.2.  «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын яңа редакциядә бәян итәргә.

  1.  ТР Арча муниципаль районы " ФБП " МКУ тәкъдим итәргә:

2.1. Программаны финанслауны бу максатларга җирле бюджетта каралган акчаны бүлү кысаларында гамәлгә ашырырга.

2.2. Чираттагы финанс елына Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда муниципаль программа чараларын финанслау күләмен җыелма бюджет язмасына кертергә.

         3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны координацияләүне тәэмин итәргә.

         4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                      Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International