Карар 30.12.2022 №1164 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система звеносы турында"

«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2003 елның 30 декабрендәге 794 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 10 ноябрендәге 480 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 18 декабрендәге 860 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Түбәндәгеләрне расларга:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система звеносы турында нигезләмәне (1 нче кушымта);

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе турында нигезләмәне (2 нче кушымта);

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе составын (3 нче кушымта);

Арча муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә системаның көч һәм чаралары составын (4 нче кушымта).

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы хезмәтләре һәм оешмалары, аларның Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча  территориаль өстәмә системаның эшләвен тәэмин итү буенча  функцияләре исемлеген (5 нче кушымта).

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                         Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 15.47 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International