Карар 29.12.2022 №1161 "«Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 9 ноябрендәге 1001 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 1 пунктка түбәндәге эчтәлектәге 1.6 пунктча өстәргә:

«1.6. Бала туганда бер тапкыр 25000 сум күләмендә акча бирү.».

2. Карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2022 елның 24 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 281.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International