Карар 12.01.2023 №5 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең, үзәкләштерелгән бухгалтерияне техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләүне оештыру һәм шартлары турында"

Үзәкләштерелгән бухгалтерияләр хезмәткәрләренең социаль гарантияләрен тәэмин итү һәм хезмәт өчен түләүне камилләштерү максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.  Түбәндәгеләрне расларга:

1) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә;

2) үзәкләштерелгән бухгалтерияләрне техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү турында нигезләмәне 2 нче кушымта нигезендә.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчләрен югалткан дип танырга:

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» 28.05.2019 ел, №391;

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында»  Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 28.05.2019 ел, №391 карарына үзгәрешләр кертү хакында» 25.09.2020 ел, №729;

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерияләре хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында»  Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 28.05.2019 ел, №391 карарына үзгәрешләр кертү хакында» 07.11.2022 ел, № 999.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2023 елның 01 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче                                                                              Р.М.Гатиятов     

pdf
Скачать текст
PDF, 5.25 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International