Карар 24.01.2023 №83 "«Техник торышын бәяләү һәм тиешле техник хезмәт күрсәтү максатларында биналарны, корылмаларны карап тикшерү уздыру буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Башкарма комитетның 2021 елның 19 маендагы 333 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Торак кодексы, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, биналарның, корылмаларның техник торышын бәяләү һәм аларга тиешенчә техник хезмәт күрсәтү максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

«Техник торышын бәяләү һәм тиешле техник хезмәт күрсәтү максатларында биналарны, корылмаларны карап тикшерү уздыру буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Башкарма комитетның 2021 елның 19 маендагы 333 номерлы карарына  түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1. Техник торышын бәяләү һәм тиешле техник хезмәт күрсәтү максатларында биналарны, корылмаларны карап тикшерү үткәрү комиссиясе составын кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                               Р.М.Гатиятов                                                                                                                

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

 Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының

________________ел, №__

карарына кушымта

 

Капиталь төзелеш объектларын тикшерү буенча ведомствоара комиссия

СОСТАВЫ

 

 

Гатиятов Р. М.

 

-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе

Галимуллин И.Ә.

-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, рәис урынбасары

Комиссия әгъзалары:

Кадыйров И.Ә.

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы, комиссия секретаре;

Мөхәмәдияров Р.Д.

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» МУ башлыгы;

Әюпов И.И.

-Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» МУ башлыгы;

Хәбиров А.Ф.

 

-Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе;

Салкова Э.В.

- Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары башлыгы (килешү буенча)

Гатиятова Е.Н.

- «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ бүлекчәсе җитәкчесе (килешү буенча)

Сафин Р. Р.

- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР ДУ идарәсенең Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм ПР районара бүлеге  башлыгы (килешү буенча)

 

Искәрмә: Комиссия компетенциясенә кертелгән мәсьәләләрне хәл иткәндә комиссия составына  капиталь төзелеш объектлары урнашкан  авыл җирлекләре башлыклары кертелә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.09 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International